Логотип «Мәйдан» журналы

Ярый...

Лилия Фәттахова шигыре.

Мизгел-мәрҗәннәрне муенсага
тезәмен дә
көн күзенә карыйм.
Икебез дә разый булган мәл бу.
Хәлләр ару гына әле...
Ярый.

Җилбер җилләр
Вакыт чәчен сүтә.
Бер тузгытып ата, аннан тарый.
Бүген әле җил дә юлдаш кебек,
Өлгер кулдаш кебек әле...
Ярый.

Вакыт күзсез-өнсез
түгел бүген.
Сөеп багучыга – сөеп карый.
Туган якта үткән көнем лә бу,
Сагынуны баскан мәлем.
Ярый…

 

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 10, 2022 ел

Комментарийлар