Логотип «Мәйдан» журналы

ЯРСУ ХИСЛӘР

Хәмит Латыйф шигыре.

Күңел кыры-яланымда язлар –

Җәелгәндер, гүя, яшел келәм.

Салкын уйлар эреп, күңел түрем

Тулыр сыман ярсу хисләр белән

 

Хисләр җебен өзеп, җилкендереп

Күңел оча гүя галәмнәрдә:

Ул ашкына, канатларын җилпеп,

Йолдызларны күктә сәламләргә...

 

Тына белми күңел – ташый-ташый,

Яз сулары кебек һаман ярсый;

Күңелләрдә нигә тынычлык юк? –

Җанга тагын нидер җитми башлый.

 

Күңел таша, җанга урын тапмый –

Сагышларым аксын сулар белән;

Хисләр урманында яз җиткәнме,

Болынында тагын яшел келәм.

 

Әвереләм мең төрлегә шулай –

Яшәү гаме – төрле хисләр белән;

Язлар җиткән саен ярсый башлыйм,

Мең үләм дә, гүя мең тереләм.

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от master1305 на Freepik

«Мәйдан» № 3, 2024 ел

Комментарийлар