Логотип «Мәйдан» журналы

Яратам мин

Шигырь.

Чекрәеп яна күктә йолдыз,
Бүре чыга урман авызына.
Иңкүлектә авыл җәйрәп ята,
Һәм җемелди утлар аз гына.

Пошкырынып атлар уза юлдан,
Олау тавышы җәелә кырларга.
Яратам мин кышкы озын төндә
Юлчыларның җырын тыңларга.

Яратам мин үтеп баручының
Кунар өчен ишек кагуын,
Яшь киленнең җылы караш белән
Якын итеп каршы алуын.

Яратам мин колхоз яшьләренең
Клубка дип шаулап үтүен...
Һәм тудыру йорты бүлмәсендә
Медичканың бала көтүен.

Яратам мин өстәл тирәсендә
Тик берүзе үсмер баланың,
Иртәгесе көнгә кич утырып,
Тып-тын гына дәрес каравын.

Яратам мин авыл кешесенең
Күңелле итеп әкият сөйләвен...
Әкият кебек матур Казан арты —
Балалыгым үткән җирләрем.

 

Сибгат ХӘКИМ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от vecstock

Комментарийлар