Логотип «Мәйдан» журналы

«Я, Раббым...»

Булат Ибраһим шигыре.

Я, Раббым,
Бу ничәнче гасыр?
Бу ничәнче буын алышына?
Әле кичә генә туган сабый
Тормыш дигән олуг ярышыңа
Мүкәйләргә әзер.
Әле кичә генә туган сабый
Сафлык дигән самимилык белән,
«Әннә» диеп телен ачкан иде,
Күзен ачып дөнья ачкан иде.
Бу ничәнче буын алышына?
Заман тавышына.
Бу ничәнче буын
Азан агышына кулын селтәп,
Кайный бирә үзенең сагышында.
Әле кичә генә туган сабый,
Төнге айны азгын икән диеп,
Йолдызларны монафыйк дип үртәп,
Күктән эзли гаеп.
Я, Раббым,
Син Җир шарын зур намазлык иттең.
Әле кичә генә туган сабый,
Синнән ярдәм сорый, саҗдә төшә,
Тик кыйбласы берәү түгел аның,
Әллә ничә...
Я Раббым,
Бу ничәнче гасыр?
Бу ничәнче буын алышына?..


Булат ИБРАҺИМ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от jcomp

«Мәйдан» № 1, 2021 ел

Комментарийлар