Логотип «Мәйдан» журналы

«И хыялый, тиле бала...»

Фирая Зыятдинова шигыре.

И хыялый, тиле бала,
Ник текәлдең дөньяга?
Ни күзлисең киң дәрьяда,
Ни югалттың син анда?

Ни югалттың зәңгәр күктә -
Кояшнымы, Айнымы?
Елмаюың кая китте,
Ник йөзләрең кайгылы?

Тау-тау шашкын дулкыннарда
Югалтма үз-үзеңне.
Хәзергә үз урынында -
Кояшка куй йөзеңне.

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар