Логотип «Мәйдан» журналы

Һәр юлның үз юнәлеше...

Һәр юлның үз юнәлеше...Туфрагы да бар, ташы.Бер сукмактан башланадырГомерләрнең — юл башы.Алда көтә төрле юллар...Сукмаклары кушыла.Яши-яши атлый кеше,Чыгам диеп очына.Шул юллардан китәр өчен,Күперләр...

Һәр юлның үз юнәлеше...
Туфрагы да бар, ташы.
Бер сукмактан башланадыр
Гомерләрнең — юл башы.
Алда көтә төрле юллар...
Сукмаклары кушыла.
Яши-яши атлый кеше,
Чыгам диеп очына.
Шул юллардан китәр өчен,
Күперләр җәеп сала.
Вакыт узгач, үткәннәрнең
Эзләре генә кала...
Кеше гомер буе бара...
Үтелгән инде чама!
Бертуктамый яшәр өчен,
Ул һаман алга чаба!


Алия ЗАРТДИНОВА


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар