Логотип «Мәйдан» журналы

Гүзәл мизгел

Көтү кайта. Ялкау сыер сыманЯтып кала тузан сузылып.Малкайларның тояк тавышларыКоймаларга бара сугылып.Куучы юк арттан, кычкыручы,Чыбыркылар инде шартламый.Һәрбер сыер үзе эзләп таба,Үзе ача кирәк кап...

Көтү кайта. Ялкау сыер сыман
Ятып кала тузан сузылып.
Малкайларның тояк тавышлары
Коймаларга бара сугылып.
Куучы юк арттан, кычкыручы,
Чыбыркылар инде шартламый.
Һәрбер сыер үзе эзләп таба,
Үзе ача кирәк капканы.
Ә бераздан дәртле ыгы-зыгы
Абзар-кураларда башлана.
Ашлы сулар чыга, утлыкларга
Яшел, сусыл печән ташлана.
Гөбердәтеп сыер сауган тавыш
Бакчаларга сеңеп куера.
Зур хәзинә булып, сөтле савыт
Чәйле өстәлләргә куела.
Хуш ис бөркеп җылы сөт утырса,
Бәрәкәте арта табынның.
Иминлекнең гүзәл бер мизгеле –
Көтү кайткан чагы авылның!
 

Илдус ГЫЙЛӘҖЕВ


«Мәйдан» № 2, 2020 ел

Комментарийлар