Логотип «Мәйдан» журналы

Гомеремдә бер тапкыр да

Гомеремдә бер тапкыр даЧәчкә күрмәгән кебек,Ак чәчкәгә карап торам,Җаным яктыра көлеп. Чәчкә генә җил иркендә,Читкә бөгелә һаман.Балкып торган җан яктысынКүрмәве бик тә яман. Миңа үрелеп баг...

Гомеремдә бер тапкыр да
Чәчкә күрмәгән кебек,
Ак чәчкәгә карап торам,
Җаным яктыра көлеп.
 
Чәчкә генә җил иркендә,
Читкә бөгелә һаман.
Балкып торган җан яктысын
Күрмәве бик тә яман.
 
Миңа үрелеп бага да,
Тагын читкә каера.
Үлән аслап шуышкан җил
Карашларны аера.
 
Өзәргә үрелмәсләрме? –
Аның шундый саф чагы.
Кемгә ул гомер чәчкәсе,
Кемгә бер гөл ботагы.
 
Китәм инде. Соңгы тапкыр
Карыйм көннең яменә.
Гөл сабагы көлә-көлә
Уйный әле җил белән...
 

Факил САФИН


Фото: Николай Туганов


 
 

Комментарийлар