Логотип «Мәйдан» журналы

Гомер – тотам

Маңгай сыры –Еллар саны,Ничек тирән уелган!..Узганыма әйләнәм дәАйный алмыйм уемнан.Кай арада,(Әллә төштә),Картлык килгән дә җиткән?Бүтәннәрнеке түгелме,Шөйлә минеке микән?…Гомер – тотам,Ыргый гына,Ел...

Маңгай сыры –
Еллар саны,
Ничек тирән уелган!..
Узганыма әйләнәм дә
Айный алмыйм уемнан.
Кай арада,
(Әллә төштә),
Картлык килгән дә җиткән?
Бүтәннәрнеке түгелме,
Шөйлә минеке микән?
…Гомер – тотам,
Ыргый гына,
Елларга җилкән куеп.
Чәчәкле язлары – мизгел,
Калмалы чак-чак тоеп…
 

Әмирҗан МОТАЛЛАПОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от svstudioart

Комментарийлар