Логотип «Мәйдан» журналы

Гел җәйләрдән торса дөнья

Равил Мостафин шигыре.

Меңләп сорау, җанда – кырау,

Фани дөнья тулган чиргә.

Китәргәме икән әллә

Мәңгелек җәй булган җиргә?!

 

Тик кайда соң ул җир, бармы?

Күпләр бүген мең хыяллы...

Күңел теләп торган илдә

Ташлау нигә үз дөньяңны?

 

Язмышына язылганча

Ала һәркем тиеш көчен.

Язылмаган язмышлар бар,

Ә алары кемнәр өчен?

 

Гел җәйләрдән торса дөнья,

Җылы эзләп йөрмәс идем.

Каршылыклы яшәешнең

Аһ-зарларын күрмәс идем...

 

Равил МОСТАФИН

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от rawpixel.com

«Мәйдан» № 12, 2021 ел

Комментарийлар