Логотип «Мәйдан» журналы

Галәми өн

Айда, диләр, сәер өн бар,Айда, диләр, шундый хәлләр.Әгәр Күкләр өнсез торса,Сәер булыр иде мәгәр.Әгәр Күкләр өнсез калса,Туфан кубар иде күптән.Безгә азан мәкаме дәКайтаваздай иңгән Күктән.Кайтаваздай...

Айда, диләр, сәер өн бар,
Айда, диләр, шундый хәлләр.
Әгәр Күкләр өнсез торса,
Сәер булыр иде мәгәр.
Әгәр Күкләр өнсез калса,
Туфан кубар иде күптән.
Безгә азан мәкаме дә
Кайтаваздай иңгән Күктән.
Кайтаваздай һәр ярымай
Кунып калган манарага…
Галәми өн мәкаменнән
Ходай бирмеш таң ярала.
Галәми өн мәкаменнән
Яраладыр илаһи моң.
Моң сүрәсе булып иңгән
Һәрбер Сүзе Илаһының.
Айда азан ишетелгән… –
Җирдә йөри шундый хәбәр.
Әгәр Күкләр өнсез торса,
Сәер булыр иде мәгәр…
 

Газинур МОРАТ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от gpointstudio

Комментарийлар