Логотип «Мәйдан» журналы

Галәм

Кояш офыкларда, ай түбәдә,Ак нурлары әле сибелми:Төнге күкне ярган кошлар юлы,Йолдызлар да әле күренми. Көннәр буе таллар җилдә шаулап,Кичен серле тынып калганнар;Яшел нечкә ботакларын иеп,Суга к...

Кояш офыкларда, ай түбәдә,
Ак нурлары әле сибелми:
Төнге күкне ярган кошлар юлы,
Йолдызлар да әле күренми.
 
Көннәр буе таллар җилдә шаулап,
Кичен серле тынып калганнар;
Яшел нечкә ботакларын иеп,
Суга күләгәләр салганнар.
 
Су уртасында кызган таба йөзә,
Көтмәгәндә кинәт чайкала:
Очып үткән бер кош балык тоткан,
Ярга кадәр боҗра тарала.
 
Матур бер күбәләк кунды талның
Суга тигән яфрак өстенә;
Очып-очып арып ял иткәндә,
Соклансыннар диеп үзенә.
 
Җылы, матур, гаҗәп тыныч кичтә,
Ак томанга болын күмелә:
Мәңгелектән сәлам тапшырырга,
Бер-бер артлы йолдыз күренә.
 
Утырамын кичен, уем ерак,
Сизми калдым галәм гизгәнмен.
Онытканмын гына: дөньям минем,
Галәм түгел, җирдә икәнен.
 

Ришат САДЫЙКОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар