Логотип «Мәйдан» журналы

Әниле авыл

Монда таңнар бары аяз туа,Ана телле иткән Моң иле.Авыл икән, димәк, әни көтә,Авыл икән, димәк, әниле. Кышлар монда җылытырга килә,Юрган итеп ябып ак карны.Авыл җанлы аны бетә димәс,Һәм сөйләмәс җ...

Монда таңнар бары аяз туа,
Ана телле иткән Моң иле.
Авыл икән, димәк, әни көтә,
Авыл икән, димәк, әниле.
 
Кышлар монда җылытырга килә,
Юрган итеп ябып ак карны.
Авыл җанлы аны бетә димәс,
Һәм сөйләмәс җыеп юк барны.
 
Болытлы көн читләп œтә аны,
Муллык кына китерә көзләр дә.
Беләсезме, кœпме сөю ята
Әни көтә дигән сүзләрдә!
 
Еллар узгач елар чаклар була,
Үкенүләр җанда бетмәде.
Рәхәтләнеп бер сөйләшер өчен
Кайткан саен вакыт җитмәде...
 
Хәбәр бирми тилмертмә син аны,
Кœчтәнәчкә иәмле чәй төреп.
Кырык эшең кырык якка ташлап
Каршы тауга мен син йөгереп!
 
Анда таңнар бары аяз ата,
Ана теле биргән Моң иле
Авыл икән, димәк, әни көтә,
Авыл икән, димәк, әниле!..
 

Таһир ШӘМСУАРОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар