Логотип «Мәйдан» журналы

Әнием

Назлы җилдә тибрәләдерЗәңгәр чәчәк, күр әле.Күк йөзенең төсе кебекШул чәчәкнең зәңгәре.Кояш нурында коенган,Янып тора йөзләре.Шул тылсымлы чәчәк төслеӘниемнең күзләре. Бу күзләрдә җилләр назы,Җыл...

Назлы җилдә тибрәләдер
Зәңгәр чәчәк, күр әле.
Күк йөзенең төсе кебек
Шул чәчәкнең зәңгәре.
Кояш нурында коенган,
Янып тора йөзләре.
Шул тылсымлы чәчәк төсле
Әниемнең күзләре.
 
Бу күзләрдә җилләр назы,
Җылы кояш яктысы.
Шул яктыда балкып торган
Зәңгәр чәчәк чаткысы.
Бик күпләрнең арасыннан
Иң матуры, моңлысы.
Җыелганмы бу күзләрдә
Гүзәллекнең барысы?!
 
Күчкән кебек чәчәкләргә
Күк йөзенең зәңгәре,
Сыйдыргандыр бар дөньяны
Әниемнең күзләре.
Киң болында бу чәчәкнең
Матурлыгын күр әле!
Җир йөзендә минем әни –
Гүзәлләрнең гүзәле!
 

Айзирә ИМАМОВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от prostooleh


«Мәйдан» № 3, 2021 ел

Комментарийлар