Логотип «Мәйдан» журналы

Әни ишетми калган җыр

Бар күңелләрдән җылы,йомшак синең кабрең ташы.Г. ТукайЯшь чакта, сау чактадәрьялар, диңгезләр кичәргәишкәк тә, каек та табылыр.Давылда адашсаң,караңгы төннәрдә яктыртыпәнкәңнең йөрәге кабыныр.Яшь чакт...

Бар күңелләрдән җылы,
йомшак синең кабрең ташы.

Г. Тукай
Яшь чакта, сау чакта
дәрьялар, диңгезләр кичәргә
ишкәк тә, каек та табылыр.
Давылда адашсаң,
караңгы төннәрдә яктыртып
әнкәңнең йөрәге кабыныр.
Яшь чакта, сау чакта
даныңа, малыңа, җаныңа
дуслар да, ярлар да сарылыр.
Хәсрәткә тарысаң,
догада, күкләргә илереп,
тик газиз әнкәең сагыныр.
Яшь чаклар, сау чаклар,
болыттай, мәңгегә кайтмаска,
җилләргә сарылып агылыр.
Ахыргы көндә дә
чәчәкләр күзендә күрерсең -
әнкәең карашы чагылыр.
 

Равил ФӘЙЗУЛЛИН


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар