Логотип «Мәйдан» журналы

Әллә инде олыгаямын...

Ни арада төнге суыкКаенга сипкел сипкән.Йөр син менә җәй әле, дип,Инде көз килеп җиткән. Килешәмен картлар белән,Салкынча инде кичен.Мин яратам кичкә кергәчТаралган алма исен. Кайт әйләнеп у...

Ни арада төнге суык
Каенга сипкел сипкән.
Йөр син менә җәй әле, дип,
Инде көз килеп җиткән.
 
Килешәмен картлар белән,
Салкынча инде кичен.
Мин яратам кичкә кергәч
Таралган алма исен.
 
Кайт әйләнеп урманнардан,
Бер кая качмас эшең.
Сибә булыр агачларга
Көз булган бөтен төсен.
 
Ул быел да мин – шагыйрьне
Битараф калдырмады.
Кая барсам, озатып кала
Гел яфрак яңгырлары.
 
Кем аңлатыр моң-сагышны,
Әгәр көзләр булмаса.
Әллә инде олыгаям,
Көз җиттеме, моң баса.
 

Рифкать ИМАЕВ


Фото: Гульнар Караева 


 

Комментарийлар