Логотип «Мәйдан» журналы

Дуслык җыры

Лиана Әмирханова шигыре.

Кайларда яшәсә, торса да,
Бер уйда, теләктә балалар.
Бәхеткә юл ярып дусларча,
Салават күпере салалар.

Сабыйлар күңелендә һәрвакыт
Очрашу, бәйрәмнәр еш булсын,
Һәр илдә, һәр җирдә балалар
Бәхеттән, шатлыктан елмайсын.

Әйдәгез, бергәләп
Куллардан тотышыйк.
Жир шары - уртак йорт,
Шул йортта дус яшик.
Бу җирдә һәркемнең
Бәхеткә хакы бар.
Ятимлек күрмәсен
Дөньяда балалар.

 

Лиана ӘМИРХАНОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар