Логотип «Мәйдан» журналы

Дуслар барда

Эч серләрен бушатырга дуслар кирәк,Дуслар кирәк сагышларны таратырга.Дуслар сүзе шифа була кайчагындаТөзәлмичә җан әрнеткән яраларга.Рәхмәт, димен язмышыма, дусларым бар.Алар барда була алмый дөньялар...

Эч серләрен бушатырга дуслар кирәк,
Дуслар кирәк сагышларны таратырга.
Дуслар сүзе шифа була кайчагында
Төзәлмичә җан әрнеткән яраларга.
Рәхмәт, димен язмышыма, дусларым бар.
Алар барда була алмый дөньялар тар.
Зур бәхет ул җирдә яшәү дуслар белән,
Алар белән онытыла бар кайгылар.
€йе, гомер итү җиңел дуслар барда,
Алар барда калмый урын моңга-зарга.
Дуслар килсә, гап-гади көн бәйрәм була,
Юлга чыксаң дуслар белән, юллар уңа.
 

Галия ГАЙНЕТДИНОВА


Фото: https://ru.freepik.com/photos/mountain'>Mountain фото создан(а) standret - ru.freepik.com

Комментарийлар