Логотип «Мәйдан» журналы

Дөнья учларында ни генә юк!

Дөнья учларында ни генә юк!Үрел әйдә! –Сиңа нәрсә кирәк?Кирәгеңнең-теләгеңнең төшеСалкын акыл микән?Ярсу йөрәк? Дөнья учларында ни генә юк!Төче нигъмәт анда,Ачы нигъмәт...Язмышыңа үпкәлисе түгел...

Дөнья учларында ни генә юк!
Үрел әйдә! –
Сиңа нәрсә кирәк?
Кирәгеңнең-теләгеңнең төше
Салкын акыл микән?
Ярсу йөрәк?
 
Дөнья учларында ни генә юк!
Төче нигъмәт анда,
Ачы нигъмәт...
Язмышыңа үпкәлисе түгел –
Язылганны ачалмасаң ипләп.
 
Дөнья учларында ни генә юк!
Синең өлеш – алтын, әллә көмеш??
Әллә бакырга да ризасыңмы
Күңел күзең
сукыр калган килеш?
 
Дөнья учларында ни генә юк!
Үрел әйдә! –
Сиңа нәрсә кирәк?
Ихлас теләкләрдән юл сапканда –
Юл табылыр, дип пышылдый
йөрәк...
 
Сиңа нәрсә кирәк?..
 

Лилия ФӘТТАХОВА


Фото: People фото создан(а) senivpetro - ru.freepik.com

Комментарийлар