Логотип «Мәйдан» журналы

Дөнья киң дә

Марат Кәбиров шигыре.

Дөнья киң дә, ифрат иркен дә ул,

Иркенлеге миллион йөрәклек.

Дөньяларга диеп туган идек,

Читлекләргә килеп эләктек.

 

Без туганга кадәр әллә кемнәр

Без барасы юлны сызганнар.

Без барасы юлда тузып ята

Безгә генә тиеш тузаннар.

Безгә генә тиеш борылмалар,

Безгә генә тиеш киртәләр.

Без күрергә тиеш йолдызлар бар,

Без керергә тиеш иртәләр.

 

Без барасы юлны сызсалар да,

Без бармаска тиеш юллар бар.

Дөнья киң ул... Безнең гөнаһларны

Кичерерлек мәгърур еллар бар.

Безгә генә тиеш табышлар бар,

Безгә генә тиеш ялгыш бар.

Безнең куллар белән языла торган

Безгә генә тиеш язмыш бар.

 

Дөнья киң дә, ифрат иркен дә ул,

Иркенлеге миллион йөрәклек.

Читлекләргә тыгып-тыга заман...

Читлекләргә сыймый шул яшьлек…

 

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 10, 2024 ел

Комментарийлар