Логотип «Мәйдан» журналы

«Чәчәкләрнең серлелеге...»

Чәчәкләрнең серлелегеТатлы хуш ис таратса,Кеше җаны матур булаӨзелеп сөйсә, яратса.Гомер буе саклый алсаң,Җан җылысын берәүнең,Сагышлар да татлы булаЯлкынланса йөрәгең.Яну, көю, өзлеп сөюБулмаса бит ә...

Чәчәкләрнең серлелеге
Татлы хуш ис таратса,
Кеше җаны матур була
Өзелеп сөйсә, яратса.
Гомер буе саклый алсаң,
Җан җылысын берәүнең,
Сагышлар да татлы була
Ялкынланса йөрәгең.
Яну, көю, өзлеп сөю
Булмаса бит әгәр дә,
Яши алмас иде кеше
Кырык яшькә кадәр дә.
Нишләр идең бер сагышсыз,
Яшәсәң хыялларсыз?
Кеше җанын нурга күмеп,
Яшәгез, хыяллар сез!!
 

Тәгъзимә МӨХӘММӘТДИНОВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от vecstock

Комментарийлар