Логотип «Мәйдан» журналы

Булсын иде миңа унсигез яшь...

Булсын иде миңа унсигез яшь!Бик күп булса инде – егерме.Белер идем, хәзер ничек итепУздырырга булган гомерне.Бик күп нәрсә үзгә булыр иде,Мин – мин булмас идем бүгенге.Бу дөньяга башкачарак итепАчып к...

Булсын иде миңа унсигез яшь!
Бик күп булса инде – егерме.
Белер идем, хәзер ничек итеп
Уздырырга булган гомерне.
Бик күп нәрсә үзгә булыр иде,
Мин – мин булмас идем бүгенге.
Бу дөньяга башкачарак итеп
Ачып карар идем күземне.
Элек тә мин сукыр түгел идем,
Гел матурлык кына эзләдем.
Таңнар атуына сокландым да
Кояш батышларын күзләдем.
Ләкин тормыш башкачарак икән,
Учлап-учлап тозын ашатты.
«Һәр ялтыраган – алтын түгел!» диеп,
Башны төя-төя аңлатты...
Кайтар әле, язмыш, яшь чагыма!
Китим әле бүтән сукмактан.
Бәлки, тормыш анда башка булып,
Котылырмын кебек тукмактан...
 

Гүзәлия ИСЛАМОВА


Фото: https://ru.freepik.com/


«Мәйдан» № 8, 2022 ел

Комментарийлар