Логотип «Мәйдан» журналы

Бүленгән җыр

Табигать тын иде, ул бай иде,Ята иде тыңлап ал таңны.Ишетә идем, җырлап, үз тавышымныңКиң урманны урап кайтканын.Яшәү түгел иде, җыр иде улШат күңелле дуслар янында.Өзелеп калды ул җыр, бүленеп калдыТ...

Табигать тын иде, ул бай иде,
Ята иде тыңлап ал таңны.
Ишетә идем, җырлап, үз тавышымның
Киң урманны урап кайтканын.
Яшәү түгел иде, җыр иде ул
Шат күңелле дуслар янында.
Өзелеп калды ул җыр, бүленеп калды
Тавышы күтәрелгән чагында.
 

Рәхим САТТАР


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар