Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген

Алинә Хисамиева шигыре.

Яр буенда диңгез белән бергә
Үксим бүген! Давыл шундый үз.
Дәһшәт, дулкын булып бар дөньяда,
Кычкыргандай итә: түз дә түз...

Тирән диңгез булып ирек кайный,
Чолганып та куя хисләргә.
Күк йөзе дә зәңгәр төсле түгел,
Яз килсә дә туган җирләргә.

Тәңре кодрәтендә бер зур бушлык –
Узып кына булмый очып та,
Төпсез киңлекләрнең давылында
Югалтусыз булмас калып та.

Тоемларга вакыт җиттеме соң?
Узылганмы гомер юк-барга?
Кая ашыккандыр язмышыбыз,
Бәхет булган юкса гел янда.

Коры җирдә диңгез үксеп елый –
Бүген давыл безгә шундый үз.
Диңгез улагандай кайный дөнья –
Җитсен генә көчләр! Түз дә түз!
 

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 9, 2024 ел

Комментарийлар