Логотип «Мәйдан» журналы

Бирнә

Кыс­ты­бый­лар бө­гәм, бә­леш са­лам,Ка­мыр ку­ям әче кой­мак­ка.Ки­лер ке­шем бик ка­дер­ле ми­нем –Оны­гым­ны кө­тәм ку­нак­ка. Тың­ла­сын, дим, та­тар җы­рын ку­ям,Се­ңеп кал­сын, ди­мен, ко­л...

Кыс­ты­бый­лар бө­гәм, бә­леш са­лам,
Ка­мыр ку­ям әче кой­мак­ка.
Ки­лер ке­шем бик ка­дер­ле ми­нем –
Оны­гым­ны кө­тәм ку­нак­ка.

 
Тың­ла­сын, дим, та­тар җы­рын ку­ям,
Се­ңеп кал­сын, ди­мен, ко­лак­ка.
Мил­ли моң­нар тар­тып кай­тар­сын, дим,
Юлы ят­са ил­дән ерак­ка.
 
Идел киң­лек­лә­рен туя күр­сен,
Су­ын эч­сен Из­ге чиш­мә­нең.
Хә­тер­лә­сен ба­лам го­мер­лек­кә
Иң ямь­ле җир Иле икә­нен.
 
Та­тар ашы, та­тар көй-моң­на­ры
Үзә­ге­нә сең­сен аның да.
Ту­ган туф­рак алып йөр­сен ба­лам,
Та­ба­нын­да тү­гел, җа­нын­да.

Асия ЮНЫСОВА


Фото: https://ru.freepik.com/


«Мәйдан» № 9, 2022 ел

Комментарийлар