Логотип «Мәйдан» журналы

Билгесезлек

Ашкынып офыклар артына,Бар әле бик ерак барасым.Хәл бетеп далада атымнан,Бар әле егылып каласым.Алынмый калынган бурычлар,Кем белгән кемнәрдән аласын.Кан белән саркыган йөрәкнең,Кемнәр соң төзәтер яра...

Ашкынып офыклар артына,
Бар әле бик ерак барасым.
Хәл бетеп далада атымнан,
Бар әле егылып каласым.
Алынмый калынган бурычлар,
Кем белгән кемнәрдән аласын.
Кан белән саркыган йөрәкнең,
Кемнәр соң төзәтер ярасын.
Уздырып гыйбрәтле елларны,
Бар әле ташларны ярасым.
Ашкынып чаманы онытып,
Бар әле утларда янасым.
Артымнан җил әйтә далада,
Кояшның кызарып батасын.
Тик Ходай белгертми, сиздерми,
Башларның кайларда ятасын.
 

Хәмит ЛАТЫЙПОВ


 

Комментарийлар