Логотип «Мәйдан» журналы

Бездән китә

Сагышка ирек бирмәгез,Боекмагыз, сулмагыз.Бездән сезгә өмет китә,Сез елмаю юллагыз. Үзәкләрдән күтәрелепТау һавасын сулагыз.Каурый болытларга салып,Ак сәламнәр юллагыз. Яктылыкка сусасагыз,К...

Сагышка ирек бирмәгез,
Боекмагыз, сулмагыз.
Бездән сезгә өмет китә,
Сез елмаю юллагыз.
 
Үзәкләрдән күтәрелеп
Тау һавасын сулагыз.
Каурый болытларга салып,
Ак сәламнәр юллагыз.
 
Яктылыкка сусасагыз,
Күләгәдә калмагыз.
Бездән сезгә яңгыр китә,
Ә сез кояш юллагыз.
 
Камышлы яр буйларында
Сөйгән ярны уйлагыз.
Бездән сезгә язлар китә,
Ә сез назлар юллагыз.
 
Җырлап тудык, җырлап яшик,
Моңны читкә куймагыз.
Бездән сезгә шигырь китә,
Ә сез көен юллагыз...
 


Таһир ШӘМСУАРОВ


Фото: https://ru.freepik.com/ 

Комментарийлар