Логотип «Мәйдан» журналы

«Без үрмә гөл түгел...»

Без үрмә гөл түгел,гел оергә үк башлап, очлап булмый,һәр кешенең үз сукмагы үзгә.Сукрансак та кайчак, бу дөньядабик күп,бик күп бирелгән безгә. Ялгыз дисәк тә, япа-ялгыз түгел.Күк астында, шушы т...

Без үрмә гөл түгел,
гел оергә үк башлап, очлап булмый,
һәр кешенең үз сукмагы үзгә.
Сукрансак та кайчак, бу дөньяда
бик күп,
бик күп бирелгән безгә.
 
Ялгыз дисәк тә, япа-ялгыз түгел.
Күк астында, шушы тормышта
күпме кеше бергә атлый ала,
сулаган күк бер үк сулыштан!
Бергә барып була, бергә җырлап,
уртаклашып сынык икмәкне...
Була... кайчак пуля тишеп үтә
бергә торган ике күкрәкне.
 
Дөрес, кайвакытта үкенәбез дә,
гайрәт чигә дуслар, ярлардан.
Әмма ‒
иң олы хис ‒ Берлек хисе
торамыни үпкә-зарлардан?
 
Тормышта күп чатлар-аермалар...
Кем сукмагы кемне кая илтә?
...Кайчак язмышларны озын юллар,
еллар түгел,
мизгел хәл итә.
 
Шул мизгелдә бергә булалганнар
мең рәхмәткә лаек, мең данга.
Китта түгел, шул Берлектә тора
Бу Дөнья да,
Җир дә,
Ватан да.
Тамчы сулар кебек ишләр булмый,
һәрбер җанның үз язмышы үзгә.
Ә шулай да
якты бу дөньяда
бихисап күп бирелгән безгә!
 
...Бергә туып, гел-гел бергә булмый.
(Бергә үлеп, бәлки, буладыр?..)
Яшәп җирдә ‒
Берлек тоеп була.
Дөньяга бәхил шуңа да.
 

Равил ФӘЙЗУЛЛИН


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от vecstock


«Мәйдан» № 8, 2023 ел 

Комментарийлар