Логотип «Мәйдан» журналы

Без синеке инде

Авыр димим сине,Җиңел димим,Үлчәп булмый сине, Замана.Еллар белән яшьләр картаялар,Яшьләр белән еллар яңара.Мәңгелеккә үтеп бара торганКешелекнең без бер буыны.Алып кара,Өзеп ташлап караЧылбырдагы без...

Авыр димим сине,


Җиңел димим,


Үлчәп булмый сине, Замана.


Еллар белән яшьләр картаялар,


Яшьләр белән еллар яңара.




Мәңгелеккә үтеп бара торган


Кешелекнең без бер буыны.


Алып кара,


Өзеп ташлап кара


Чылбырдагы безнең урынны!


Тамыры юк,


Ябыштырган җире,


Ялгавы юк,


Җөе юк аның;


Кешеләрне бүлеп була әле,


Бүлеп кара халыкның җанын!


Төзәп атты дошман:


Дөмегәсең!


Илең ирсез кала...


Әтиләр


«Улларыбыз!» дигән соңгы сүзне


Илне – безне уйлап әйттеләр.


Бөтен илне урап,


Бура бурап,


Йорт-сарайлар салып кайтасы.


...Бүрәнәгә чапкан килеш калды


Яңа кайрап куйган балтасы.


Хан-хакимнең зиннәт-нигъмәте дә


Аера алмас иде басудан.


...Камыт агачлары шартлап сынды,


Атлар пеште юлда... ачудан.


...Төзүчеләр китте – балта калды,


Игенчеләр китте – буразна.


Шагыйрь китте –


Каралары кипте;


Төер торып калды бугазда.


Ниятләп тә


Эшләнмәгән эшләр,


Васыятьләр, теләк, хыяллар –


Сабыйларга.


...Безнең белән бергә


Бишекләргә ничек сыйганнар!


Иркәләргә үрелеп алыр өчен


Алар инде кире кайтмады.


Бишекләрдән үзебез төшеп җиктек


Туарылып калган атларны.


Мәңгелеккә үтеп бара торган


Кешелекнең шушы буыны


Алып тора


Халык тарихында


Бер чылбырда ике урынны.


Берәр йорт ким,


Бер буразна,


Берәр


Шигырь кимдер безнең исәптә...


Бик беләбез аны,


Тик иң элек


Ни эшләсәк,


Нәрсә дисәк тә,


Әтиләрнең сүзен әйттек башта;


Алар кылмый калган гамәлне


Кылгач кына, үзебез кара ясап


Мандык үзебезнең каләмне.


Без синеке инде,


Син – безнеке;


Тоеп тора сине җилкәләр...


Артыбызда калды суык җилләр,


Каршыбызда нинди җилкәйләр?!


Авыр димим сине,


Җиңел димим,


Үлчәп булмый сине, Замана.


Утыз яшькә җиткән егетләрнең


Икенче кат чәче агара.


Кадыйр СИБГАТУЛЛИН

Комментарийлар