Логотип «Мәйдан» журналы

Бәхет − Мәхәббәт икән!

Киттем әле дөнья буйлап,Җилләргә иярдем дә…Җил кебек җиңелмен, чөнкиМәхәббәт − йөрәгемдә.Тирбәләм, очам, талпынам,Җаным хисләргә тулган.Җилләр дә йөри икән тикГашыйклар йөргән юлдан.Нинди көч бу,Нинди...

Киттем әле дөнья буйлап,
Җилләргә иярдем дә…
Җил кебек җиңелмен, чөнки
Мәхәббәт − йөрәгемдә.
Тирбәләм, очам, талпынам,
Җаным хисләргә тулган.
Җилләр дә йөри икән тик
Гашыйклар йөргән юлдан.
Нинди көч бу,
Нинди хис бу,
Мине канатлы иткән?
Җанымның бу халәтендә
Бәхет − Мәхәббәт икән!
Әй, Син, Раббым!
Бер очып караганнарның
Канатларын талдырма!
Бер яратып караганны
Мәхәббәтсез калдырма!
Әй, Син, Раббым!

Зөләйха МИНҺАҖЕВА


Фото: vk.com


Комментарийлар