Логотип «Мәйдан» журналы

Берсе дә җитә

Кояш баешына моңсу багып,Гомер бер генә дип көрсенмә.И дускаем, чын кешечә итепЯшәп булмый әле берсен дә. Озын-озак гомер кичүендәКат-кат сыный Ходай бәндәсен.Китеп барганнары азмы әлләТапмыйча д...

Кояш баешына моңсу багып,
Гомер бер генә дип көрсенмә.
И дускаем, чын кешечә итеп
Яшәп булмый әле берсен дә.
 
Озын-озак гомер кичүендә
Кат-кат сыный Ходай бәндәсен.
Китеп барганнары азмы әллә
Тапмыйча да яшәү мәгънәсен.
 
Гомер бер генә дип зарланучан
Көнен уздырганнар еш бушка.
Кеше өчен асыл бер сыйфаттыр
Мәгънә белән яшәү тормышта.
 
Бирми калмый Ходай тиешлесен,
Гомер бер генә дип кимсенмә.
И дускаем, чын кешечә итеп
Яшәп булмый әле берсен дә.
 

Фәнәвис  ДӘҮЛӘТБАЕВ


Фото: https://ru.freepik.com 

Комментарийлар