Логотип «Мәйдан» журналы

Беренче мәхәббәт

Хәтердә ул тыныч айлы кичләр,Хәтердә бормалы су юлы.Онытылмый беренче саф мәхәббәт —Онытылмый Агыйдел сылуы.Сүземнең йөрәктән чыкканнары  —Керсезе сөйләнде аңарга.Ул гүзәл көннәрне хәтерләсәм,Иң якты...

Хәтердә ул тыныч айлы кичләр,
Хәтердә бормалы су юлы.
Онытылмый беренче саф мәхәббәт —
Онытылмый Агыйдел сылуы.
Сүземнең йөрәктән чыкканнары  —
Керсезе сөйләнде аңарга.
Ул гүзәл көннәрне хәтерләсәм,
Иң якты хисләрем яңара.
Ул мине утларда яндырды да,
Тилмертте аерылу газабы.
Нигә соң чәчәктәй саф сөюнең
Кавышу булмады азагы?!
Юлларда киртәләр очратсагыз,
Күңелегез булса нык яралы,
Сез искә алыгыз яшьли сөйгән,
Беренче яраткан ярларны.
 

Әхмәт РӘШИТОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от  Freepik

Комментарийлар