Логотип «Мәйдан» журналы

«Бер уйланасым бар әле...»

Бер уйланасым бар әле,Төн белән ялгыз калып.Бер… якты моңланасым бар,Күңелгә йолдыз алып.Пакьләнә, яктыра барып,Куе нурда чыланып,Елыйсым бар әле минемЙолдызлы тамчыланып.Бар әле шигырь язасым,Каләмне...

Бер уйланасым бар әле,
Төн белән ялгыз калып.
Бер… якты моңланасым бар,
Күңелгә йолдыз алып.
Пакьләнә, яктыра барып,
Куе нурда чыланып,
Елыйсым бар әле минем
Йолдызлы тамчыланып.
Бар әле шигырь язасым,
Каләмне айга манып.
 

Рәфикъ ЮНЫС


Фото:  https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik


 

Комментарийлар