Логотип «Мәйдан» журналы

Бер татар шагыйренең сүзләре

Габдулла Тукай шигыре.

Җырлап торам, торган җирем тар булса да,
Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да;
Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт
Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да.

Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,
Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам;
Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,
Мәгълүмдер ки, курку берлән өркү харам.

Шикләнмибез дошманнарның көчендин без,
Бүгенге көн Гали, Рөстәмнәргә тиң без;
Шагыйрь гомре хәсрәт, кайгы күрсә күрер,-
Дулкынланмый тормый ич соң өлкән диңгез.

Яхшылыкка эреп китәм - балавыз мин,
Мактап сөйлим изге эшне - бал авыз мин;
Бер яманлык күрсәм, сүгәм, мактый алмыйм! -
Ул тугърыда бик явыз, ай-һай, явыз мин!

Яманлыклар тәмам мине котырталар,
Таяк берлә гүя корсакка төртәләр,-
«Нигә болай?» «Ярамый!», - дип сөйләндереп,
«Тфү, чортлар! ахмаклар!» - дип төкертәләр.

Әгәр атса нахак җиргә бер-бер рами
Мине, димим: «Дуст, бу рәмьең һич ярамый»*.
«Яңлыш аттың, иптәш, кире ал, дип, угың», -
Дустлык итәм, кадалганына карамый.

Ачы булгач күңлем, шигърем ачы чыга,
Бәгъзан пешкән дип уйласам да - чи чыга;
Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән,
Әллә ничек! - Мыр-мыр итеп мәче чыга.

Мактаулыдыр аллы-гөлле нәрсә төсе, -
Тәмле нәрсә була күбрәк ачы-төче, -
Шулай итеп, ачы-төче язсам да мин,
Чыкса кирәк яхшы ниятемнең очы.

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,
Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам;
Тау башына менеп кычкырмакчы булсам,
Биек җир бит, егълырмын дип шүрләп калам.

Максуд җитәр: бара торгач - юл кыскарыр;
Әллә кайда яткан хиссият кузгалыр;
Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим,
Тәңрем фәйзы минем күңлемгә эз салыр.

Әгәр дә берәр укчы миңа тиешсезгә ук атса,
«Дус, бу угың һич ярамый», - дип әйтмим.
Һәнүз - һаман.
Манигъ - тоткар, киртә.
Бәгъзан - кайбер чакта.
Хиссият - тойгылар.
Фәйзы - рәхмәте.

 

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар