Логотип «Мәйдан» журналы

«Бер исә җил, бер тына…»

Бер исә җил, бер тына,күк йөзе болыт кына.Болытлар кичәр идемискән җил булып кына.Җил исә дә гел исә,агыла болытлары,тагыла болытлары…Үтәргә иде ары.Болытлар алып килсәмкүгеңә синең, иркәм,япма тәрәзә...

Бер исә җил, бер тына,
күк йөзе болыт кына.
Болытлар кичәр идем
искән җил булып кына.
Җил исә дә гел исә,
агыла болытлары,
тагыла болытлары…
Үтәргә иде ары.
Болытлар алып килсәм
күгеңә синең, иркәм,
япма тәрәзәң иртән,
болытлар белән килсәм.
Яшенле яңгыр кирәк –
таралсын кара болыт.
Кавышсын ике йөрәк,
яшенле чаткы булып.
Карасаң тәрәз ачып,
җил-яшен тынгач кына, –
табарсың яшен ташын
суынгач, сулгач кына.


1962


Саҗидә СӨЛӘЙМАНОВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар