Логотип «Мәйдан» журналы

Бер фәлсәфә

Фәиз Зөлкарнәй шигыре.

Хет җиңел син, хет җиң,

куан, үкен –

Вакытка барыбер.

Шөһрәт тәхетендә аяк бөкләп утыр –

барыбер!

Өр-яңадай туа

һәр көн:

– Син кем?

 

Менә ул көче Вакытның!

Дулкын арты дулкын...

Килә – күмә баштанаяк,

килә – күмә...

Үз урыныңда,

үз урыныңда гына,

үзең булып кына калыйм дисәң дә –

гел мен дулкынга,

мен!

 

Әнә

сорау булып кабарына яңа дулкын көн:

– Кичәге ул үткән инде,

син

кем

бүген?

 

Фәиз ЗӨЛКАРНӘЙ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

«Мәйдан» №12, 2021 ел

Комментарийлар