Логотип «Мәйдан» журналы

«Бер-бер артлы кабынганда...»

Ләйсән Фәтхи шигыре.

Бер-бер артлы кабынганда
Ак йолдызлар,
Битләремнән җилләр сыйпар
Җилпер-җилпер.
Мәңгеләккә төбәп каткан
Карашымнан
Ризасызлык катыш
Буйсынуым сирпер.

Чәчәкләрнең хуш исеннән
Исәрләнеп,
Гүзәллекнең һәр мизгелен
Тойган чакта,
Җиде кат күк биеклеккә күтәрелгән
Хисләремнең йөгәнендә
Акыл сакта.

Һәр барына шөкер белән
Яшәргәме,
Сораргамы хыялларның
Чын булуын?
Хәерлерәк уйларымны тоюыммы,
Әллә инде һич бирешмәс
Сын булуым?

Бер-бер артлы сүнгән чакта
Ак йолдызлар,
Битләремне үбеп алыр
Вак тамчылар.
Мең фикерне сукалаган
Калеб-җаным
Рәхмәт катыш сагыш белән
Таң каршылар.
 

Ләйсән ФӘТХИ

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 11, 2023 ел

Комментарийлар