Логотип «Мәйдан» журналы

Азан

Бу мизгелнең кайтавазы кебек,Мәңгелекнең чыңы түгел микән?Тарих чоңгылыннан табып алып,Кешелеккә берәү бүләк иткән. Аһ-ваһларга карамаган заман,Узган гасыр бугазыннан буган.Сүнеп яткан утлы күмер...

Бу мизгелнең кайтавазы кебек,
Мәңгелекнең чыңы түгел микән?
Тарих чоңгылыннан табып алып,
Кешелеккә берәү бүләк иткән.
 
Аһ-ваһларга карамаган заман,
Узган гасыр бугазыннан буган.
Сүнеп яткан утлы күмерләрне
Тергезергә яңа буын туган.
 
Башын түбән иеп көйли бер җан:
«Ил-көннәргә, Раббым, бирмә каза».
Таң алдыннан мизгел кайтавазы –
Манарадан ишетелә азан.
 

Гөлназ НУРИЕВА


Фото: © Михаил Захаров / ИА «Татар-информ»


 

Комментарийлар