Логотип «Мәйдан» журналы

Аунадыңмы чын чирәмдә?..

Зөлфәт шигыре.

Безгә ярый... Чын чирәмдә
Аунап үстек, ичмасам!
Ул чирәмне җырлар итеп
Җырладылар, ләбаса:
«Ишегалдым — яшел чирәм...
Былбыл баласы кача!»
 
Ничек сөйләп бетерим соң
Без белгән ул ямьнәрне —
Былбыл балалары кереп
Качарлык чирәмнәрне!
 
Шуңа микән, бу күңелем
Зарыга гел, юксына...
Кырмыска булып һичьюгы
Кереп адашсаң иде бер
Чирәмнәр арасына!
 
Уйларым шул чирәмнәргә
Чуалган чакларымда,
Былбыл адашкан чирәмдә
Уйланган чакларымда
 
Аңлый идем мин җиһанны,
Бөтен иде дөньялык!
Былбыл баласыдай моңнар
Чирәмнәрдә югалып,
 
Сандугач булып үстеләр
Моңайтырга дөньяны...
Күңелемдә сайрый алар —
Моңнары моң гынамы!
 
Бар бәндәләр... Гомергә бер
Игелек кылмагандыр...
Чөнки аның балачакта
Уйланып бер югалырлык
Чирәме булмагандыр!
 
Ит кирәккә җир сөрә бит
Яшәеш төрәннәре...
Сөрлегер дөнья —
Сөрлексә
Балачак чирәмнәре!
 
Иманын сатып, яманга
Һаман көч биргән бәндә —
Балачак чирәмен сөреп
Иген үстергән бәндә!
Үкенечле яшәмәдек...
Барсын җыр ахыргача:
«Ишегалдым яшел чирәм —
Былбыл баласы кача!»
 
Качса да,
бездән качмасын
Ул былбыл балалары...
Качсыннар яшел чирәмгә,
Сандугачлар булып үсеп
Сайрашыр өчен бары!
И, былбыл балалары!..
 

ЗӨЛФӘТ

 

Фото: https://fonwall.ru/

 

Комментарийлар