Логотип «Мәйдан» журналы

«Ап-ак карга ятып бер елыйсы килә»

Ап-ак карга ятып бер елыйсы килә:Күз яшьләрем туңып бозга әйләнсен лә...Җылы өмет итеп бер сорыйсы килә:«Минем хәлдә инде, дөнья, әллә син дә?» Һаваларга менеп бер җырлыйсы килә:Җанымдагы бозлар...

Ап-ак карга ятып бер елыйсы килә:
Күз яшьләрем туңып бозга әйләнсен лә...
Җылы өмет итеп бер сорыйсы килә:
«Минем хәлдә инде, дөнья, әллә син дә?»
 
Һаваларга менеп бер җырлыйсы килә:
Җанымдагы бозлар эреп түгелсен лә...
Шыксыз бу җиһанны матурлыйсы килә:
«Бөтен дөнья назга-язга күмелсен лә...»
 
Хыялымнан әкрен... әкрен генә сүнәм...
Җиргә төшәм горур башны түбән иеп.
Дөнья карый миңа үзе өмет белән:
«Суыттыгыз мине, кем жылытыр?..» – диеп.
 

Илдар ЮЗЕЕВ


Фото: https://ru.freepik.com/


«Мәйдан» № 1, 2023 ел

Комментарийлар