Логотип «Мәйдан» журналы

Ана

Тал бишектә ак биләүдәйоклый бала,Бу дөньяны бүләк иткән ана.Яшел чирәм өсләреннәнатлый бала,Керфек какмый назлап-сөепсаклый ана.Баһадирдай зифа буйлыкүркәм бала,Өс-башларын юып куйганкүптән ана.Башлы...

Тал бишектә ак биләүдә
йоклый бала,
Бу дөньяны бүләк иткән ана.


Яшел чирәм өсләреннән
атлый бала,
Керфек какмый назлап-сөеп
саклый ана.
Баһадирдай зифа буйлы
күркәм бала,
Өс-башларын юып куйган
күптән ана.
Башлы-күзле булган,
оя корган бала,
Балам диеп янып-көеп торган ана.
Бәсләр кунган ап-ак чәчен ия бала,
Сау-сәламәт бул син,
балам, дия АНА.
Ачы язмыш җилләрендә сыза бала
Балам, диеп ярдәм кулын суза ана.
Ана өчен бала һәрчак кала бала,
Балаларның күңелендә нигә дала?


Кәүсәрия НУРУЛЛИНА


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар