Логотип «Мәйдан» журналы

Җан җылымны кушып җырлар язам

Резеда Вәлиева шигырьләре.

Җан җылымны кушып җырлар язам,
Назлы күңелләргә үтсен дип.
Мәхәббәтем булып үз халкыма
Моң-җырларым барып җитсен дип.

Җырларымда минем үз халкымның
Кайгы-шатлыклары чагыла.
Әле тургай булып кагына алар,
Әле моңнар булып агыла…

Җырлап килдем яшьлек язларыма,
Җырлап яшим әле бүген дә.
Бәхет санар идем тик бер җырым
Калса әгәр халкым күңелендә.

Давыллардан арган бәгырьләргә
Ләйсән яңгыр булып кагылса,
Җырларымда танып җан җылымны,
Тик бер йөрәк әгәр сагынса…

 

Иң зур мирас

Алтын җыйма, йортлар куйма, 
Мираска дип балаңа, 
Иң кадерле мирас итеп, 
Туган телен бир аңа.

Иле белән, дине белән, 
Туган җир белән бергә, 
Туган телгә мәхәббәт сал 
Күңеленә гомергә.

Аерса да хак язмышы 
Туган йорттан, иленнән, 
Күңеле мәңге аерылмасын 
Газиз туган теленнән.

Кайда гына ишетсә дә 
Аның татлы авазын, 
Туган якка очсын күңеле, 
Сагынып ана назын.

Онытмагыз, бу дөньяда 
Иң зур мирас бер генә: 
Көмеш чыңлы, талгын моңлы 
Газиз туган тел генә...

 

И газиз туган телем...

И туган тел, күкрәгемдә 
Тибрәнгән тәүге сүзем, 
Алда әле һаман көрәшләр... 
Бирешмә, әй, бул түзем.

Юлларыңда нинди генә 
Җил-давыллар күрмәдең, 
Моабит тәмугына да 
Түздең бит син, үлмәдең!

Күпме таландың, тапталдың 
Утлы мәхшәрдә калып, 
Бирешмәдең, бәреп чыктың, 
Таш диварларны ярып.

Һәм балкыттың бар дөньяга 
Батырларның эзләрен, 
Йөрәк каны белән язган 
Соңгы васыять сүзләрен.

Дошманнарга татар исемен 
Пычратырга бирмәдең, 
Факел итеп күтәрдең син 
Каһарманнар йөрәген!..

Канлы көрәш утларында 
Корычланган тел бит син. 
Билен бирмәс, үлем белмәс 
Батырларга тиң бит син!

Беләм, язмыш нинди генә 
Ялкыннарга салмасын, 
Авыр көрәш юлларында 
Үз үрләрең яуларсың.

Һаман яуда, көрәштә син, 
Сөекле сазым минем, 
Инде үз туган җиреңдә 
Яшәү даулаган көнең...

И газиз туган телем!

 

И каләмем

Кулларыма тагын каләм алдым, 
Сулуым кабып, кинәт өнсез калдым: 
Йөрәгемә үтте ләззәте. 
И каләмем! Сизәсеңме икән 
Очрашуның менә шулай икәү 
Дөньяларда тиңсез рәхәтен?..

Йөрәгемә авыр булганда да, 
Күңелемә шатлык тулганда да, 
Җаным һаман сиңа омтыла. 
Синең белән шулай бер сөйләшсәм, 
Җаннарымны ачып бер серләшсәм, 
Бөтен кайгыларым онытыла.

Ахры, шуңа, кыен чакларда да, 
Сикәлтәле, хәтәр чатларда да, 
Аерылмыйча синнән киләмен. 
Син карусыз юлдашым шул минем, 
Серем чәчмәс сердәшем шул минем, 
И җан дустым минем, каләмем...

 

Моңлы җаным минем – халкымнан…

– Нигә моңлы җырларыгыз? – дисез. –
Бәхетсезме әллә Сез бүген?
Халкым моңлы минем, ахры, шуңа
Моң ярата бигрәк күңелем.
Әнкәемнең бишек җырларыннан
Моң саркыган сабый аңыма,
Шуңа дадыр күңелем моңлы булган,
Моңнар якын бигрәк җаныма.
Балачактан үзенә әсир иткән
Халкым моңнарының аһәңе
Сүрелмәде гомерем буйларына,
Күңелемнән китми яшәде.
Моңлы Тукай, «Рамай», «Зиләйлүк»ләр
Сабый чактан җаным тетрәткән,
Шулар булды, ахры, җырларымны
Моңнар агымына юнәлткән.
Моңнар булып агыла күңелемнән
Үз халкымның ачы сагышы,
Күз яшьләре, шатлык-кайгылары,
Гасырлардан килгән язмышы…
Бер моңая күңелем, бер куана,
Хисләр дулкынына бирелеп.
Тормыш ничек, җырларым да шулай,
Кайгы-шатлык бара үрелеп.
Картайсам да, арып талчыксам да,
Мин җырлармын һаман, һич тынмам.
Эзләмәгез гайре сәбәпләрен,
Моңлы җаным минем – халкымнан…


 

Резеда ВӘЛИЕВА

«Мәйдан» № 9, 2010 ел

Комментарийлар