Логотип «Мәйдан» журналы

Алтын-көмеш

Алтын-көмеш, алтын-көмеш,Күз чагыла — карасаң.Алтын-көмеш кирәк түгел,Бер-береңне аңласаң!Алтын-көмеш, алтын-көмеш,Саф алтын да табылаАлтын-көмеш куеп булмыйМәхәббәтнең сагына.Алтын-көмеш тау булса да...

Алтын-көмеш, алтын-көмеш,
Күз чагыла — карасаң.
Алтын-көмеш кирәк түгел,
Бер-береңне аңласаң!
Алтын-көмеш, алтын-көмеш,
Саф алтын да табыла
Алтын-көмеш куеп булмый
Мәхәббәтнең сагына.
Алтын-көмеш тау булса да,
Күңелләрне җылытмый.
Бәхетлеләр яшьлектәге
Вәгъдәләрен онытмый.
Алтын-көмеш чыңнарыннан
Башларың әйләнмәсен.
Алтын-көмеш чылбырларга
Хыяллар бәйләнмәсен.
 

Мидхәт МИНШИН


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от svstudioart

Комментарийлар