Логотип «Мәйдан» журналы

Алга атла

«Шигъри балкыш» сәхифәсе.

Тагын бер кат!
Әйдә, тагын бер кат!
Тирән сулыш ал син һәм сула!
Ышан шуңа: егылганнан соң да
Торып басып, атлап китеп була!

 

Тагын бер кат!
Әйдә, тагын бер кат!
Күз яшьләрен җиңең белән сөрт тә,
Кара алга – күрәсеңме анда
Күпме яуланмаган үрләр көтә.

 

Тагын бер кат!
Әйдә, тагын бер кат!
Бар көчеңне йодрыгыңа тупла!
Бу юл таныш сиңа, аны үтсәң
Ихтыярың тагын да нык була!

Тагын бер кат!
Әйдә, тагын бер кат!
Үз-үзеңә – тезләреңә таян!
Кузгалырга кирәк киләчәккә,
Авыртса да әле калеб яраң.

 

Тагын бер кат!
Әйдә, тагын бер кат!
Уйларыңны, хисләреңне барла!
Абынулар була, иң мөһиме:
Торып бас та, алга таба атла!. .

 

Рәмилә МАЙОРОВА

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от bedneyimages

«Мәйдан» № 9, 2023 ел

 

 

 

Комментарийлар