Логотип «Мәйдан» журналы

1 август — Роберт Миңнуллин тууына 75 ел

Бүген танылган татар шагыйре, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллиның туган көне. Исән булса, аңа 75 яшь тулган булыр иде.Көзгә керүләре авыр…Көзгә керүләре авыр…Аннан күнегәсең.Бөтен җаның-тәне...

Бүген танылган татар шагыйре, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллиның туган көне. Исән булса, аңа 75 яшь тулган булыр иде.
Көзгә керүләре авыр…
Көзгә керүләре авыр…
Аннан күнегәсең.
Бөтен җаның-тәнең белән
Көзгә күмеләсең.
Ә көз озын, ә көз озак…
Мәңге үтмәс кебек.
Күңелдәге бу сагышлар
Мәңге бетмәс кебек.
Көзгә керүләре авыр…
Керсәм, чыгар идем.
Көзгә түзсәм, мин ничек тә
Кышка чыдар идем.
Рәхәт кышка күчүләре,
Әгәр күчә алсаң…
Ә нишләрсең, шушы ачы
Көздә торып калсаң?!


13.10.03


Роберт МИҢНУЛЛИН


Комментарийлар