Логотип «Мәйдан» журналы

Ямаш Игәнәй тууына 85 ел

«Менә шушы якка таба...»

Менә шушы якка таба
Барам мин, барасы бар:
Ул кыя – юлның өстендә –
Урталай ярасы бар!
 
Менә шушы якка таба
Барам мин, барасы бар:
Әнә шул офык ташыннан
Бер кала саласы бар!
 
Менә шушы якка таба
Барам мин, барасы бар:
Яшен чаткысын яшьлеккә
Өлгегә аласы бар!
 
Менә шушы якка таба
Барам мин, барасы бар:
Җыр язар өчен каләмне
Кояшка манасы бар!
 

Ямаш ИГӘНӘЙ

 

 


Ул 1938 елның 10 гыйнварында ТАССРның Сарман районында урнашкан Ләке авылында дөньяга килә. 1955 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлагач, ул Лубян урман техникумына укырга керә. Аннан соң Башкортстан урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча эшли. 1958—1960 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәт үтә.
Хәрби хезмәттән кайткач, Ямаш Игәнәй Сарман районының Рантамак һәм Азалак авылларының мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Шул ук вакытта Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә читтән торып белем ала, аны 1967 елда тәмамлый.
1965—1978 елларда Баулы һәм Мамадыш район газеталарында хатлар бүлеге мөдире, 1978—1980 елларда Чаллы шәһәренең «Кама таңнары» газетасында тәрҗемәче булып эшли. 1980—1985 елларда ул Чаллы ит комбинатында инженер булып эшли.
1986 елда ул Чаллы Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе булып сайлана. 1988 елда исә Чаллының «Чулман-Идел» газетасында эшли. 1991—1997 елларда «Аргамак» журналында хезмәт итә. Берара керәшен татарларының «Керәшен сүзе» газетасында да эшләп ала.
1997 елның 1 мартында Чаллы шәһәрендә Ямаш Игәнәй вафат була. Ул туган авылы зиратында җирләнгән.

 

 

Фото: ачык социаль челтәрләрдән 

 

Комментарийлар