Логотип «Мәйдан» журналы

Көрәш мәйданында үз урыны бар

Язучы Ирек Диндаровның тууына – 70 ел.

Туган төбәкләре бер тирәдә, бер туфракта урнашканга күрә, әйтик, Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов һ.б. кебек талант ияләрен берләштереп, Тукай якташлары, Казан арты әдипләре дип олылау, зурлау һәркемгә мәгълүм. Шуның шикелле узган йөзнең 70 – 80 нче елларында КамАЗ-Чаллы язучылары дигән яңа билгеләмә дә телгә кереп калган. Аларның исемнәрен бу очракта шул төбәкнең тумалары буларак түгел, шушы җирлектәге татар әдәбиятын, милли җәмәгатьчелек фикерен үстерүче шәхесләр буларак шул рәвешле атау аңлашыла булса кирәк. Эдуард Касыймов, Газиз Кашапов, Кадыйр Сибгатуллин, Айдар Хәлим, Факил Сафин, Фәүзия Бәйрәмовалар... Ирек Диндаров та нәкъ шул дәвердә әлеге көчле агымга килеп кушылды. Һәрхәлдә, азатлык даулау, яңа милли күтәрелеш дәрте белән янган ул данлы елларның елъязмасында аның эзе дә уелган дип беләм. Ул елларда халкыбызның чын хакыйкать авазын, көчле тавышын, моң-зарын, омтылышларын, уй-фикерләрен яңгыраткан, аның мәнфәгатьләрен яклау өчен көрәш юлына баскан Чаллы шәһәр радиосын күпләр «Диндаров радиосы» дип йөртүләрен искә төшерү генә дә җитә. Ирекнең үткен каләме очыннан ак кәгазьгә нурланып төшкән язмалары, эфирда тапшырылган чыгышлары кыю фикере, туры сүзе, гаярь ихласлыгы белән берникадәр аерылыбрак тора иде. Республиканың иң ерак почмагындагы, әллә кайдагы Нурлат-Октябрь районының кечкенә генә Биккол авылында туып үскән «прастуй» гына егет иде ул, югыйсә... 
Мәктәп чорында ук миннән күреп (ни дисәң дә, дүрт яшькә олырак агасы!), район гәҗите «Дуслык»ка вак-төяк мәкаләләрен яудырып, каләм тибрәтә башлады. Чәчрәп торган, гаярь, батыр малай дип әйтмәс идем мин аны. Без икенче бер энем Марат белән әйләнгән саен урамга атылып чапканда, ул гадәтенчә китапларына кадалып яисә әниебез белән чәй янында посып кала торган иде. Нишлисең, шундыйрак юаш, оялчан холыклы иде мәрхүм, үскәндә. Әмма дә ләкин, атаклы шагыйребез әйтмешли, ана сөте белән кермәгәнне дә үзгәртәләр безнең гомерләр. Еллар үтәр, Ирекне дә КамАЗ-Чаллы вәзгыяте колагыннан тартып үстерер, тамырдан үзгәрергә мәҗбүр итәр, корычтай нык ихтыярлы, курку белмәс көрәшче, милләтпәрвәр итәр – шәхес буларак та, язучы, җәмәгать эшлеклесе буларак та. 
Аңа матур әдәбият йогынтысының шифасы да көчле тигәндер, шәт. Урта мәктәпне тәмамлагач, туган район гәҗитендә чын-чыннан иҗат эшчәнлегенә керешү, каләмен чарлау, матбугат әһелләре белән аралашу, тәҗрибә туплау, Казан университетында югары белем эстәү дә, һәм ул чорда азатлык җилләре исә башлавы да үзенекен иткән, билгеле. Ә ул яңа саф сулыш, үзгәреш җилләре Кама якларыннан, гигант завод төзелеше ягыннан ургыла, килә иде! Көннәрдән беркөнне редакциядә матур гына, бер көе эшләп йөргәндә, өйдәгеләргә КамАЗ ягына китәргә җыенуын әйтә дә сала юаш Ирегебез. 
Әнинең теше-тырнагы белән каршы торуына: «Әнә, Илдус абый Түбән Камага ычкынганда, аңа сүз әйтмәдең бит», – дип кенә куя үзе. Дөрес сүзгә җавап юк, чыннан да, берничә ел элегрәк, унынчыны тәмамлауга, әтиебезнең мине авыл мәктәбенә укытучы итеп урнаштыруыннан качып, атаклы химкомбинат төзелешенә барып урнашуым хак. Энемне исә данлы-шанлы Чаллы яклары үзенә күбрәк тарткан булып чыкты. Мондагы казандай кайнап торган җанлы тормыш, татарның милли үзаң уяну тәэсиремедер, Ирек дигән исемен аклагандай, беренче дәвердә үк шул көрәш чоңгылларына ташлана ул. Баш әйләндергеч вакыйгалар, ымсындыргыч азатлык хәрәкәте аны үзенә бөтереп ала. Активлыгын, җитезлеген, туры сүзлелеген дә тиз күреп алалар, КамАЗ-баһадирның эре-эре заводларында пресс-үзәкне җитәкләүне дә ышанып тапшыралар, партком секретаре дә була, халык контроле комитетында инспектор, Тукай районының «Якты юл» гәҗитендә хәбәрче хезмәтләрен дә башкара. Һәм, әлбәттә, тыйнак кына, әмма дә ләкин үзсүзле егетнең Татарстан телерадиокомпаниясенә караган шәһәр радиосын оештырып, баш мөхәррире дәрәҗәсенә ирешүе үзе бер могҗиза, КамАЗ тарихына алтын хәрефләр белән язарлык ич! Радиотыңлаучыларның һәр бирмеш көннең иртәсен әнә шул дөреслек радиосын тыңлаудан башлап җибәрүләре үзе генә дә ни тора! Яшермим: Ирекнең мондаен хәтәр куркусызлыгы, тәвәккәллеге, гайрәтлелеге турында бүтәннәрдән ишеткәндә, «Минем Ирек энемме соң бу!» – дип ышанмыйчарак сокланып, горурлык кичерә торган  идем баштагы мәлләрдә. 
Шулай да Ирек энекәш туган җиренә, туган авылына ныграк тамырланган булган ахрысы. Соң КамАЗдагы шундый киеренке ялкынлы көрәш барышында да туган төбәген онытмыйча, андагы гадәттән тыш хәлләрне күздә тотып, балаларга багышлап, «Әбләев хикмәтләре» дигән китабын язып өлгертә ләбаса. Мин үзем Бикколга кайткан саен, гаҗәеп йөгерек тел белән язылган ул хикәяләрдә сурәтләнгән образларны – Үгез Салихын, Колаксыз Гарифны, Тавык Габдулласын, Куштан Фәнияне, тагын әллә кемнәрне урамнарда теп-тере килеш очраткалый идем. Геройларын әллә кайлардан эзләп интекмәгән, бармактан суырып җәфаланмаган, тоткан да үзенең  балачак дусларын, яшьтиләрен китабына керткән дә тасвирлаган автор. Кайсылары үзләре дә: «Ирек минем турыда язган ул анда», – дип, шатлыкларын уртаклашырга ашыгалар иде әле. Кыскасы, Шәүкәт Галиевләр, Айдар Хәлимнәрдән хуплау сүзләренә лаек булды ул һәйбәт иҗат уңышы саналырлык җыентык. Ирекнең шул ук чорда иҗат иткән «Төркиягә сәяхәт» исемле юлъязмасы да укучылар тарафыннан җылы кабул ителде. Тарихи фактларны киң яктыртуы өстенә, тугандаш халыкның тормыш-көнкүрешен, мәдәниятен күңелләрне җәлеп итәрлек сурәтләве бәхәссез. Хәзер дә үзенең актуальлеген югалтмаган ул, бик тә мавыктырып, йотылып укыла торган китап. Шунысы кызык: нәкъ шул 1993 елның көзендә танылган язучыбыз Рабит Батулла да Казаннан Төркиягә килеп төшә. Һәм ул үзенең «Төркиядә төрекләр яши» дигән сәяхәтнамәсендә «Чаллыдан Рамил Фәрхетдин, Рафис Әшрәфулла, Ирек Диндар, Батухан ага вә өч хатын-кыз белән берлектә Гаяз Исхакый каберен эзләп йөргәннәре»н сагынып искә ала. Ерак мәмләкәттәге ул онытылмас очрашу хакында Рабит аганың үз авызыннан да ишетергә насыйп булды. Гөрсу авылында яшәүче кардәшләребез, милләттәшләребез турында һәр ике язучының фикерләрен, күзәтүләрен  чыгыштырып укып танышу да күңелле хәзер... 
Ни үкенеч, әнә шул Төркиягә мавыктыргыч сәяхәте турындагы иҗат җимеше иң соңгысы булып чыкты Ирек туганымның үзе исән чагында. «Соңгы әманәт» исемле затлы җыентыгын 2013 елны Татарстан китап нәшриятында үземә төзеп бастырырга туры килде. Аның барча хикәяләре, нәсерләре, башка әсәрләре урын алган анда. Дөрес, аңа кадәр 2000 елда ук Нурлат районы хакимиятенең матди ярдәме белән аның хикәяләр җыентыгын Чаллыда «Хәерле иртә» нәшриятында бастыру мөмкинлеге туды. Чыннан да, бастырып чыгардылар ул җыентык кәмәшен «Соңгы мөнәҗәт» исеме белән. Әмма мөхәрриренең – тарихи китаплар язучы буларак мәгълүм әфәнденең – җавапсызлыгы нәтиҗәсендә, төгәлрәге, текстына каләм дә тыгып карамаганлыктан, шул чеп-чи килеш чыгаруы аркасында күзгә төртеп торган бихисап хәреф хаталары белән чуарланган, зәвыксыз итеп, ямьсез хәлдә басылды ул. Моны күреп, ничек йөрәкләребез әрнегәнен сөйләп бетерерлек түгел иде. Әлбәттә, без, туганнары, әдәбият сөючеләр тарафыннан хурлык тамгасы белән билгеләп үтелде әлеге мөхәррир эше. Матбугатта да тәнкыйть сүзләре булды. Хәйрияче район хакимияте дә канәгатьсезлек белдерде. Шулай итеп, китаплар нәшер итү тарихында сирәк очрый торган әкәмәт хәл барлыкка килде: без ул китапны яңадан хәреф хаталарын төзәтеп бастыруга ирештек! Һәм шундый күп матавыклар, үзгәрешләр кичергән ул басма шул ук елны «Йолдыз җиле» исеме белән, ниһаять, дөнья күрде. Һәркем гыйбрәт алырлык, тапшырылган эшенә салкын караган кешеләргә сабак булырлык, мәрхүмнең истәлегенә кара тап төшерүче ифрат дәрәҗәдә кызганыч хәл, күренеш... 
Ә инде иҗаты гаять өметләндергеч рәвештә башланып киткән язучы Ирек Диндаровның очканда атылган кош кебек көтмәгәндә вафат булуы әдәбият сөючеләрне, милләтпәрвәр халыкны нык тетрәндерде дисәм дә, артык булмас. Мисал өчен, тирән кайгыбызны уртаклашып, безнең гаилә исеменә таныш булмаган бер ханым язган хатта Ирекнең рухына багышланган   шундый гади генә, эчкерсез, садә юллар да  бар иде:
Ирек сыман кыю көрәшчеләр
Күбрәк булсын иде дөньяда.
Мәрхәмәтле җаннар ишәер дә,
Тормышыбыз булыр гел яңа.

Ирекнең, азатлык өчен көрәш, милли хәрәкәт вәкилләре эшчәнлеге турында «Мәйдан» исемле повестен төгәлли алмыйча, арабыздан китеп баруын да онытмыйк. Бу җәһәттән, «2001 елда шушы журналыбызга исем бирү вәзгыяте килеп тугач, гаять кызыклы булырга тиешле әлеге әсәрне күздә тотып, әлбәттә, Ирекнең якты истәлеге онытылмасын дип, һич икеләнми-нитми шул «Мәйдан» исемен куштык», – дип язды үз вакытында әдип дусты Факил Сафин. 
...Биккол авылында кайчандыр Ирек тирбәлгән бишек тә, ул эленеп торган ап-ак матча да, агач ызбаның үзе дә юк инде. Әмма иске йорт нигезе бар, урыны изге итеп саклана. Нурлат районы хакимияте фатихасы белән авыл җирлеге монда истәлек билгесе куйды. Анда исә «Укытучылар династиясенә башлангыч биргән хөрмәтле педагоглар Хәйдәргали Галимдар  улы Диндаров (14.06.1909 – 18.10.1973) белән Гыйззелбәнат Вәлиәхмәт кызы Нуруллина (15.05.1918 – 22.06.2003) гаиләсенең йорт нигезе урыны» дип язылган. Чын мәгънәсендә укытучылар династиясе бу. Шул урамда гына да педагог буларак әти-әниебездән беренчел һөнәри дәрес алган егермеләп төрле буын укытучылары яши һәм яшәгән. Гаиләбезгә килсәк, иң өлкән агабыз Вил, бердәнбер сеңлебез Гөлсинә – озак еллар мәктәптә укыткан шәхесләр. Ирек белән без сайлаган эш тә укытучы-тәрбияче хасиятеннән, эшчәнлегеннән әллә ни ерак тормый... Әлеге изге нигезнең икенче очында ел да Сабантуйлар үткәрелә торган мәйдан. Янәшәдә генә һәйбәт мәдәният йорты, анда Ирек Диндаров музее урнашкан. Һәркайда да авылдаш әдипнең исеме еш яңгырый, истәлеге һәрдаим яд ителмичә калмый.

 

Илдус Диндаров, 
язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре

«Мәйдан» № 9, 2023 ел
 

Комментарийлар