Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның тууына 76 ел!

Утыз елдан артык татар шигъриятенә хезмәт итеп, Тукай, Туфан традицияләрен үстереп, үзенең искиткеч талант иясе икәнен күрсәткән шәхес ул.Еракка китеп караХалкым, халкым, бары бер мизгелгәСине читтә и...

Утыз елдан артык татар шигъриятенә хезмәт итеп, Тукай, Туфан традицияләрен үстереп, үзенең искиткеч талант иясе икәнен күрсәткән шәхес ул.

Еракка китеп кара


Халкым, халкым, бары бер мизгелгә
Сине читтә итеп хис иттем.
Ерактагы кояш турындагы
Әйтемеңне җанда ишеттем.


Җир киләчәге – сабыйлар,
Аларда бүген көнем:
Пионерлар йортында мин
Рәсемнәр карап йөрим.
Башкалар мине күзәтә,
Берсе аңлатып бара:
– Абый, әйдә, син монысын
Еракка китеп кара!
Чигенәм, карыйм. Соклангыч.
Якыннан – буяу гына…
Ерактан кәшмир яулыклы
Бер карчык карап тора.
Бу яктагы көннәремнең
Соңгысы җитеп бара;
Кемдер дәшә кебек миңа:
Еракка китеп кара син,
Еракка китеп кара!..
…Үз халкыңның киләчәген,
Үткәнен, бүгенгесен;
Кайгысының, шатлыгының
Зурлыгын белер өчен
Еракка китеп кара син,
Еракка китеп кара!
Абый мактармы дигәндәй,
Балалар көтеп тора,
Күңелдә һаман шул сүзләр:
Еракка китеп кара син,
Еракка китеп кара!
1967.
Мөдәррис Әгъләмов

Комментарийлар