Логотип «Мәйдан» журналы

Яшь үгез

Бу арада Галиморзаның яшь үгезе мөгрәп теңкәгә тия башлады. Әллә тамагы туймый микән, дип хуҗасы аңа печәнен дә күбрәк салды, асты каты түгел микән, дип саламны да мулрак җәйде. Тик койма буенда карт...

Бу арада Галиморзаның яшь үгезе мөгрәп теңкәгә тия башлады. Әллә тамагы туймый микән, дип хуҗасы аңа печәнен дә күбрәк салды, асты каты түгел микән, дип саламны да мулрак җәйде. Тик койма буенда карт үгез Бохар җирне тырмый-тырмый кычкырып йөри башлагач кына шомлана калды.
– Яшь үгез әллә сыер булып мөгри инде, Ходаем! Әллә сыер буласы килә башлаган инде?
Соңгы вакытта матбугатта бер җенеслеләрнең гыйшкы турында да, бер җенестән икенчесенә күчерә торган операцияләр турында да күп язалар иде.
– Нишләтергә инде бу үгезне? – дип уйлады ул. – Тавык булып кытаклаган әтәчләр бар, әтәч булып кычкырган тавыклар да була, тик аларны озаклап кытаклатмыйлар да, кычкыртмыйлар да, шунда ук тәмле шулпа итәләр. Ә бу сыер булып мөгрәгән үгезне нишләтергә?
«Мал духтыры Ибәтулла моны белми калмас», – дип аның белән киңәшергә булды.
Тик ул да бу турыда берни әйтә алмады.
– Чит илләрдә котырган сыерлар турында яздылар язуын, котырган үгезләр турында гына ишеткәнем юк. Андый сыерларның ите үләксә козгыннарына да яраксыз, аларны яндыралар гына. Стало быть, сүзең хак булса, үгезеңне суеп байый алмассың, – диде. – Әгәр бу турыда санэпидстанция дә белеп алса, без яшәгән авылны ук яндырмагайлары. Синең үгезең бит, үзең беләсең, авылда гына йөрергә яратмый, якын-тирәдәге урманны да әйләнеп, күрше авылларда да йөреп чыкты. Котыруы хак булса, эш харап.
– Соң бит, Ибәт туган, бер җенес белән яшәүчеләрне яндырганнарын ишеткәнем юк, – диде Ибәтулла.
– Коръәнне ачып кара, ишетмәсәң! Адәм белән Һава заманында Аллаһы Тәгалә аларны җирдән йоттырган!
– Әстәгъфирулла! Үгезне йотам дип, авылыбызны ук җир йотып куйса...
– Котыруга каршы прививка ясап карарга кирәк, бәлки соң түгелдер. Ятып калганчы атып калырга кирәк, – диде Ибәтулла.
Яшь үгез әлегә укол кадатып карамаган иде, шуңа аңышмыйча калды. Әмма ул капка тирәсендә тибенә торгач, чокыр ясаган карт үгезгә һич исе китмичә, ике араны аерып торган койманы мөгезе белән төртеп җимерде дә әнисенең имчәгенә үрелде. Күрәсең, котыруны басарга тиешле дару аны отыры дәртләндереп кенә җибәрде. Әнкә сыер шуны гына көткән кебек, үзен чупылдатып имгән карт бозавын ялый, әле эч пошырып йөрмә дигәндәй, карт үгезгә дәһшәтле карап-карап ала иде.
Ибәт тә, Галиморза да җиңел тын алды.
– Әйтәм аны, күмәк хуҗалык үгезенә исе китми, ике ел рәттән кысыр калды, баласы талкый икән бит! – диде Ибәтулла.
– Бала имезгәндә хатыннар да ирләрне тансыклап тормый. Мин үзем дә җиде яшьтә чагында да әнкәйнең күкрәген кармалаганымны хәтерлим. Бу хәтле үземә охшаса охшар икән. Тик бичара сыер бу үгезнең имүенә күпме генә чыдар икән?
– Хуҗалыкка Австралиядән нәселле сыерлар кайтты. Бер генә нәсел үгезе аз булыр. Бу үгездә өмет бар кебек тоела миңа. Сат син аны. Сыерларың да иркен тын алыр, хуҗалык үгезен иләсләнүдән дә коткарыр. Аптырый идем, нигә бүтән сыерларга борылып та карамый, дип. Синең сыерда чираты тоткарланган... Адәм балалары гына түгел, хайваннар да үз балаларыннан интегә икән бит. Ахыр заман галәмәте дими, ни дисең?..
Галимороза яшь үгезен шул көнне үк илтеп бирде. Австралия сыерлары аңа әнисенең имчәген тиз оныттырды.
Берзаман, карт үгез дә, Галиморза ихатасында чиратны үткәреп, бүтән сыерларга күчте.
 

Сәмига СӘҮБӘНОВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от DejaVu Designs

Комментарийлар