Логотип «Мәйдан» журналы

Хәйләкәр кеше

Еллык отчет җыелышында, председатель ясаган доклад буенча фикер алышулар башланырга торганда, арткы эскәмияләрнең берсендә утыручы Йосыф:– Миндә сораулар бар, – дип кычкырды.– Сорауларыгызны бирегез!...

Еллык отчет җыелышында, председатель ясаган доклад буенча фикер алышулар башланырга торганда, арткы эскәмияләрнең берсендә утыручы Йосыф:
– Миндә сораулар бар, – дип кычкырды.
– Сорауларыгызны бирегез! – диде аңа җыелышны алып баручы.
– Иптәш председатель, бу җыелышта теләсә кемне, шул исәптән сезне дә, тәнкыйть итеп сөйләргә буламы?
– Була, ник булмасын!..
– Ягъни мәсәлән, сез юл төзелеше эшләрен тиешенчә оештыра алмадыгыз. Шул исәптән... Төртмәгез әле кабыргага, җитте сезгә... Әйе, шул исәптән сезне дә тәнкыйть итеп сөйләсәм, үпкәләмәссезме?
– Рәхәтләнеп сөйләгез, тәнкыйть ул кирәкле шәйдер.
– Аннан соң, сезнең йомшак җитәкчелек итүегез нәтиҗәсендә, терлекчелек продуктлары җитештерү планы үтәлмәде. Әгәр мин шул хакта да... Кайсыгыз инде ул тагын тез астына төртә, әллә сорау бирүне шуткы дип беләсезме?.. Кай җирдә калдым әле? Ә-ә-ә, әгәр мин шул хакта да сөйләсәм, миңа хәтерегез калмасмы?
– Калмас, нишләп хәтерем калсын? Тәнкыйтьләгез. Тәнкыйть киләчәктә хезмәтне тагын да яхшырак оештырырга ярдәм итәчәк ул.
– Тагын бер сорау, иптәш председатель! Тимер юл станциясеннән кайтарылган минераль ашламаларны сез кырга бушатырга боерык бирдегез. Нәтиҗәдә, ашламаның бер өлеше яңгыр сулары белән эреп акты, әрәм булды. Әгәр бу хакта хәзер күзегезгә туры карап әйтсәм, ачуыгыз кабармасмы?
– Һич юк, киресенчә, сезгә карата хөрмәтем генә артачак.
– Инде соңгы соравым. Безнең хуҗалыкта әлегә кадәр мәдәният эшенең... Басмагыз әле аякка, җитте сезгә... Әйе, мәдәният эшенең тиешле югарылыкка күтәрелеп җиткәне юк. Бу өлкәдә сезнең салкын канлылык күрсәтүегезне шәрран ярып әйтсәм, киләчәктә миңа кинә тотмассызмы?
– Юк, тотмабыз, Йосыф Сәләхович.
– Иптәш председатель, ай-йәй, хитри кеше сез. Үзегезне тәнкыйтьләп сөйләттереп, мине кәкре каенга терәтмәкче буласыз. Юк инде, алай эшләргә башыма тай типмәгән пока. Минем әле сезнең кул астында эшлисем бар. Тәнкыйть ул майлы бәлеш түгел. Әнә шуларны исәпкә алып, мин бу җыелышта сезне... Әй, кайсыгыз инде ул муенга чүп кисәге сала, шаяртмагыз әле... Әйе, мин бу җыелышта сезне яманлап бер сүз дә әйтмәячәкмен. Кыскасы, во-о-от шул.
 

Нәҗип МӘДИЯРОВ


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар